<?xml version="1.0" encoding="UTF-8"?><song><title>Безнең күктәге Атабыз</title>
<lyrics>[V1]
 // Безнең күктәге Атабыз
 Минем догамны, Син ишет.
 Данлы, данлы Синең эшләр
 Мәңге Исемең булсын изге. //

[V2]
 // Бар белүче Син, көдрәтле
 Барсы калтырый алдыңда.
 Бар күрүче һәм бар җирдә
 Синең ихтиярың булсын. //

[V3]
 // Акыл иясе - Син Аллам
 Бәхеттә минем уйларым.
 Бар дөнья давылларында
 Синең ихтиярың булсын. //

[V4]
 // Безнең мәрхәмәтле Алла
 Барысына тормыш бирәсең.
 Һәм Сиңа барча үтенә
 Бүген икмәгебезне бир. //

[V5]
 // Син мәрхәмәтле һәм гадел,
 Безнең гөнахларны кичер.
 Без дә онытып дошманнарга
 Барысын кичергән кеҗек. //

[V6]
 // Синсез кем гөнаһсыз булган,
 Вәсвәсәгә безне кертмә.
 Безне көдрәтле Аллабыз,
 Явыз көчләрдән, Син, сакла. //

[V7]
 // Синең гаҗәп бар эшләрең
 Синең инде патшалыгың.
 Сиңа мәңге мактау һәм дан
 Мәңге мәңгегә. Амин! //</lyrics>
<hymn_number>1</hymn_number>
</song>